Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген аңлату максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Конкурс өч өлештән торды:
"Үзем турында үзем һәм минем һөнәрләрем" – катнашучылар үзләрен тәкъдим иттеләр һәм үз осталыкларын күрсәттеләр (вокал, хореография һәм башка иҗади номерлар).
- "Минем гаиләм-минем горурлыгым" - үз эченә милли гаилә бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре турында сөйләүне үз эченә алды.
- “Безнең гаилә герое” – сугышта катнашкан өлкәннәр, тыл батырлары, хезмәт батырлары турында сөйләү.
Конкурста 5-7 яшьлек балалар катнашты. Чараны балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы, өлкән тәрбияче Нуруллина Ания Хәмит кызы, татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Ләйсән Миңнехан кызы, музыка җитәкчесе Сабирова Сабина Марат кызы әзерләделәр һәм үткәрделәр. Балалар ата-аналар һәм педагоглар белән әзерләнгән иҗади номерларын күрсәттеләр. . Соңыннан балалар Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары белән бергә мастер-классларда катнаштылар. Конкурска балалар бакчасы мөдире Дәүләтшина Алисә Нурислам кызы, мәгариф бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна, Татарстан Республикасы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге җитәкчесе Юсупова Сарина Гафур кызы, Сәхабиева Гөлфинә Мидхәт кызы йомгак ясадылар. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.