4 март көнне «Киләчәк» яшьләр үзәгендә медиация хезмәте җитәкчеләре өчен «Яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалауда торгызу алымнары техникасы»темасына практикага юнәлтелгән семинар узды. Чыгыш ясаучылар-Психология-Педагогика хезмәте педагог-психологы Сәләхиева Г.Р. һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методисты Самарина А.К. булды. Семинарның лекция өлешендә катнашучылар мәктәп медиациясенең ничек эшләвен, нинди документлар кирәклеген, татулашу хезмәтеннән нәрсә белән аерылуын һәм мәктәпләр конфликтлы ситуацияләрдә медиаторларның эшен ничек оештырулары белән таныштылар.
Шулай ук семинарның практик өлешендә конфликтта катнашучылар белән шәхси сөйләшүләр алып барырга ярдәм итүче торгызу алымнары техникасы белән таныштылар. Техника укучылар, укучы һәм укытучы яки укучы һәм ата-ана арасында индивидуаль бәхәсләр вакытында бик нәтиҗәле.