«Озакламам, әнкәй кайтырмын мин»

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

8 март -Халыкара хатын-кызлар көне һәм изге Рамазан ае уңаеннан, 5 нче март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, авыл җирлеге  белән берлектә «Озакламам, әнкәй кайтырмын мин»  дип исемләнгән очрашу кичәсе-ифтар мәҗлесе уздырды. Очрашуга уллары армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әниләре, Әфган, Чечен сугышларында катнашып, лаеклы хезмәт итеп кайткан авылдашларыбызның әниләре, бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән батыр йөрәкле егетләр үстергән әниләр һәм егетләрнең зур ихтирамга лаек тормыш иптәшләре чакырылды. Мул ризыклы чәй өстәле янында искиткеч җылы мохитле, истәлекләргә бай үзенчәлекле чара булды ул. Үтемле вәгазьләр, мәгънәле мөнәҗәтләр күңелләрне хушландырды. Ифтар ул җыелышып, очрашып, хәл-әхвәлләр белешеп, аралашып яшәү өчен дә кирәкле бер чара. Үзара фикер алыштылар, Ватан алдындагы бурычларын үтәүче улларыннан, тормыш иптәшләреннән  килгән хәбәрләр белән уртаклаштылар. Чөнки очрашу кунакларының сагыш-сагынулары уртак, бертөрле. Мондый очрашулар алар өчен бик мөһим. Улларын чын патриотлар итеп тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт! Алар чын геройлар һәм без егетләр белән горурланабыз, гаиләләренә сәламәтлек, сабырлык һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International