«Җиңү»-бөек сүз»

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 11 мартында Теләче урта мәктәбе базасында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Халыкара кунакханә менеджменты һәм туризм институты укытучылары белән берлектә «Җиңү»-бөек сүз» дип исемләнгән I Республика фәнни - гамәли конференциясе үткәрелде.

     Конференциядә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна катнашты.

    Анда Теләче, Саба, Арча муниципаль районнарыннан 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

   Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      Конференция тәмамланганнан соң 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эше үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International