7 нче март көнне Баландыш авылы китапханәсендә якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ни хәлең бар, солдат әнисе?» исеме астында җылы очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә бүгенге көндә уллары хәрби хезмәттә һәм махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең әниләре чакырылды. Бәйрәм уңаеннан әниләргә котлау сүзләре яңгырады, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.