Алар яшүсмерләргә наркомания – үлемгә китерүче куркыныч авыру, аны дәвалау авыр һәм бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле методлары юк, дип сөйләделәр. Акциядә катнашучылар наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы буклетлар алдылар. Тормыш бик тиз чаба, көн саен ниндидер яңа һәм гадәти булмаган хәлләр булып тора. Шуны истә тотарга кирәк, ул кешегә бер генә тапкыр бирелә, һәм аны дөрес яшәргә кирәк. Акцияне үткәрүчеләр мондый чаралар яшьләрне һәм өлкәннәрне үзләренең сәламәтлекләре һәм киләчәкләре турында уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнә.