Чара барышында катнашучылар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар, аның сәбәпләре, төрләре һәм формалары турында мәгълүмат алдылар. Яшьләрнең төп бурычы — коррупциянең төрләрен билгеләү булды. Алар ришвәт бирү, ришвәт алу, янап куркыту кебек гамәлләрне аерып чыгардылар һәм бу төр җинаятьләр өчен нинди җәза каралганын өйрәнделәр. Шулай ук коррупциягә бәйле җинаять җаваплылыгына кемнәрнең җәлеп ителергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар коррупциянең чын куркыныч икәнлеген аңлап, аңа тискәре мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә төшенделәр. Моннан тыш, «Стоп коррупция!» дигән темага күргәзмә дә куелды, ул катнашучыларда коррупциягә каршы тору хисен тагын да ныгытты.