Китап – ул күпер.

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Ул төрле буын вәкилләрен, төрле милләт кешеләрен, төрле караштагы шәхесләрне берләштерә ала. Без бер китапны укыганда, бер үк хисләр кичерәбез, бер үк сорауларга җавап эзлибез. Кычкырып уку – бу бары тик мәгълүмат тапшыру гына түгел. Бу – күңел җылысын, игътибарны һәм вакытны бүләк итү. Кечкенә чакта әти-әниләребез, яки әби-бабаларыбыз безгә әкиятләр укыган минутларны искә төшерик. Ул вакытта без үзебезне иң имин, иң якын кешеләр уратып алган хәлдә хис итә идек. Китап – ул вакыт машинасы, ул сихри көзге. Ул безне үткәнгә алып кайта, киләчәккә юл күрсәтә. Ә иң мөһиме – ул безне гел бергә, бербөтен итә. Шул уңайдан 15 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан “Китап безне бербөтен итә” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International