2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Галиҗәнап китап – тылсымлы көч»​ дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чара барышында балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара ахырында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International