Библиографик уен үткәрделәр

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре «Периодика твой друг, поможет скоротать досуг»  дигән библиографик уен үткәрделәр.  Балалар журналның тышлыгы журналның йөзе икәнен, анда барлык кирәкле мәгълүмат барлыгын белделәр. Балалар журналлары өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикерләү, күңел ачу һәм ял итү үсеше өчен кирәклеген ачыкладылар. Балалар журналлардагы танып белү һәм күңел ачу материалларын кызыксынып карадылар, төрле табышмакларны, кыскача сөйләмнәрне, ребусларны чиштеләр, кәгазьдә ясалган рәсемнәрне буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International