«Доктор градусник киңәш итә»

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Казаклар авыл китапханәсендә укучыларны сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият белән кызыксындыру максатыннан «Доктор градусник киңәш итә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе киң укучылар өчен тәкъдим ителә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштырырга ярдәм итәчәк. Китапларда укучы иммунитетны ничек ныгытырга, сәламәт туклану нәрсә ул, кеше сәламәтлеге өчен витаминнар һәм микроэлементлар роле, дару үсемлекләре ярдәмендә авыруны ничек җиңәргә икәнлеге турында мәгълүмат табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International