Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган, аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала.

2026 елның 1 мае, җомга

Кыска гомер кичереп тә, Тукай гаять зур мирас калдыра. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган илгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт балаларда Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә.

22 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында «Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной», дигән әдәби викторина үткәрелде. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар. Уен дәвамында командалар төрле биремнәрне үтәделәр. Моның өчен сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International