«ТАТАВТОДОР» АЖ Арча филиалы Теләче юл төзәтү участогында техникаларга техник карау уздырылды

2026 елның 1 мае, җомга

 Агымдагы елнын 23 апрель көнне АЖ «ТАТАВТОДОР» Арча филиалы Теләче юл төзәтү участогында  булган трактор, үзйөрешле  хәм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берәмлек техника куелган иде.

          Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

          Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.  Соныннан механизаторлар белән әлеге төр техниканы куркынычсыз куллану хакында әнгәмә уздырылды. Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматлар җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International