«Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар»

2026 елның 1 мае, җомга

Бүген Алабуга шәһәрендә «Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар» дигән III Республикакүләм театраль куелышлар һәм шигыр уку буенча бәйге узды. Чарада Теләче 3нче  номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Минһаҗева  Г.Р. катнашты.Галия Рафаэл кызы жюри хөкеменә матур итеп шигырь укып чыкты һәм «Шигырь укулар бәйгесе» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Югары әзерлек һәм артистлык дәрәҗәсе өчен коллега диплом белән бүләкләнде.Бакча коллективы чын күңелдән Галия Минһаҗеваны лаеклы җиңүе белән котлый һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа һөнәри казанышлар тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International