24 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан Теләче мәдәният йортында Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай — милләтебезнең йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Әлеге күркәм чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Фәтхуллин Айрат Гыйлван улы, районыбыз җитәкчеләре, мәктәп укучылары, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты. Кичәдә тамашачылар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы фактлар белән танышып, аның әдәби мирасының бай эчтәлекле булуына янәдән бер кат инандылар.
Кичә сәнгатьле сүз осталарыбыз тарафыннан шагыйрьнең иң матур һәм тирән мәгънәле шигырьләре җанлы итеп укылуы, үзешчәннәребезнең моңлы җырлары, гармунчылар ансамбле чыгышы белән үрелеп барды. Шулай ук, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балаларның Тукай әкиятләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән театраль күренеш тамашачылар күңелендә җылы хисләр уятты. Мәдәният йорты фойесында Габдулла Тукай иҗатына багышлап эшләнелгән искиткеч матур, бай эчтәлекле күргәзмәләрдә шагыйрьнең әдәби әсәрләре, кул эшләнмәләре, Тукай әсәрләренә нигезләнеп иҗат ителгән картиналар урын алган иде.
Чара Габдулла Тукайның мирасы буыннан-буынга тапшырылып, бүген дә яшьләрнең күңелендә яшәвен тагын бер кат раслады. Мондый чаралар татар мәдәниятен саклау һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия.