Экстремизм-бик куркыныч күренеш, ул теләсә нинди җәмгыятьне, хәтта иң тотрыклы һәм имин җәмгыятьне дә, селкетә ала.

2026 елның 2 мае, шимбә

Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе-аларны профилактикалау.  Укучылар, яшьләр  экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны укучыларга, яшьләргә җиткерү максатыннан  23 апрель көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Экстремистлар ятьмәсенә ничек эләкмәскә" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.  Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International