26 апрель көнне яшь артистлар «Яз ритмнары» Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Аларның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде: төркем ике тапкыр конкурс лауреаты булды. Бу уңыш-балаларның һәм аларның остазларының тырыш репетицияләре һәм таланты нәтиҗәсе. Җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади казанышлар телибез!