Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү һәм аның иҗатын популярлаштыру максатында 25 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Туган телнең моңлы җыры булып, син яшисең безнең йөрәктә» дигән әдәби калейдоскоп үткәрелде. Китапханәче китап күргәзмәсе әзерләп, анда язучының иҗаты белән якыннан танышырга мөмкинлек тудырды. Әдәби калейдоскоп бөек шагыйрь һәм аның татар халкы өчен әһәмияте турындагы әңгәмә белән башланып китте. Катнашучылар "Шүрәле" һәм "Су анасы" командаларына бүленеп, төрле биремнәр чиштеләр: «Дүрт юллыкларны җый», «Габдулла Тукай әкиятләре геройларын әйт», «Предмет нинди әсәрдән?», «Табышмакны әйт» һәм башкалар. Чарада катнашучылар үзләре тарафыннан сайлаган шигырьләрне кычкырып укыдылар. Әдәби калейдоскоп ярдәмендә яшүсмерләр һәм яшьләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Оештыручы Тукай әсәрләренең Ватанга, туган якка һәм үз халкына тирән мәхәббәт белән сугарылуын билгеләп үтте. Алар матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өндиләр.