28 апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә Теләче районы прокуроры Суглова Елена Ивановна һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна булып киттеләр. Алар прокурор конкурсында “Фронт открыткасы” ясап, призлы урын алган 4 сыйныф укучысы Сафин Тимурны котладылар, ана иҗади унышлар теләделәр. (Җитәкчесе- Сафина Айгөл Ә.)