Чернобыль... Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 28-29 апрель көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды. Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.