Бөек Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан, Теләче №2 балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелеп тора

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Бөек Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан, Теләче №2 балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелеп тора; узган атнада да зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Галияхметова З.А. белән Юсупова Г.Ф. балалар белән “Бөек Ватан сугышының язучы- геройлары М.Җәлил һәм А.Алиш”  темасына әңгәмәләр үткәрделәр, балаларга бу язучылар иҗат иткән әсәрләрне укыдылыр, презентацияләр күрсәттеләр. Балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тагын да киңәйттеләр. Киләчәктә дә балалар бакчасында  Бөек Җиңүгә 70 ел булу уңаенна багышланган чаралар үткәрү дәвам итәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International