Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел була. Без шул авыр елларны һәм барлык көчләрен куеп илебезне саклап сугышкан батырларны онытмаска тиеш.
Шул уңайдан безнең Иске Җөри балалар бакчасында “Сугыш турында нәрсә беләсең?” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында тәрбияче Бөек Ватан сугышы, халкыбызның ничек яшәве турында сөйләде, сугышны чагылдырган рәсемнәр белән күрсәтте. Балалар тәрбиячене кызыксынып тыңладылар, үзләре дә белгәннәрен сөйләргә ашыктылар.Мондый әңгәмәләрнең максаты: балаларда патриотик хисләр, Туган иленә һәм сугышта катнашкан кешеләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.