Бөек Ватан сугышында катнашучылар безнең арабызда һаман кими бара.

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Бөек Ватан сугышында катнашучылар безнең арабызда һаман кими бара. Елдан-ел ветераннарның сафы сирәгәя. “Үлгәннәрнең каберен бел,исәннәрнең кадерен бел!”-ди халык. Әйе,беләсе иде каберләрен хәбәрсез югалганнарның ,беләсе иде ул һаман сирәгәя баручы ил батырларының кадерен. Батырлар беркачан да онытылырга тиеш түгел!Безнең бәхетле киләчәк өчен, тормышларын кызганмыйча,утлы сугыш кырларында кан койган кешеләрне рәнҗетмик.  Бакчабызда “  Җиңүнең 70 еллыгын каршылап “ дигән күчмә папка эшләнеп куелды, сугыш вакытындагы авыр тормыш турында балаларга рәсемнәр, презентациялэр аша аңлату эшләре алып барабыз,” Безнең бабаларыбыз “дигән темага альбом эшләп куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International