2 нче март көнне Лесной төп гомумбелем бирүмәктәбендә хәрби – патриотик айлык кысаларында “ Аҗаган – 2015” уены уздырылды.Ул хәрби-патриотик айлыгының йомгаклау этабы булып тора. Укучылар ике командага – “Торнадо” һәм “Ак Барс ” командаларына бүленеп, көч сынаштылар. Ай дәвамында алар арасында төрле конкурслар уздырылды, һәм, ниһаять, бүген хәлиткеч көн килеп җитте. Уен барышында укучылар барлык төр ярышларда да чын күңелдән һәм бирелеп катнаштылар.Уен командаларның хәрби темага җыр башкарулары белән башланып китте. Укучылар мина эзләү, граната ыргыту, аркан тартышу турларында җитезлектә ярыштылар. Блиц – турнирда катнашып, һәр ике команда Бөек Ватан сугышы буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук гамәли биремнәр үтәделәр. Команда санитарлары беренче медицина ярдәме күрсәтеп, яралы сугышчыны сугыш кырыннан алып чыктылар.
Уенда зур булмаган өстенлек белән “Ак Барс ” командасы җиңде. Иң мөһиме – уеннан барысы да көр күңеллелек һәм яхшы кәеф алдылар.