5-нче сыйныфта “Гаилә бәйрәме”.

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Укучыларның әти- әниләре белән танышу, аларга  мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү, балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту,  мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру максатыннан 5-нче сыйныфта “Гаилә бәйрәме” үтте. Анда барлык укучылар, аларның әти-әниләре катнашты. Сыйныф җитәкчесе Мөбинова Г.Г. әзерләгән программа нигезендә укучылар әти-әниләргә концерт программасы күрсәттеләр, аннан соң “Мохҗизалар кырында” гаиләләр көч сынашты. Бу чара  җыр һәм биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан барлык кунаклар чәй табынына җыелды. “Гаилә бәйрәме” бик күңелле, мавыктыргыч булды. Барлык әти-әниләр бу чараны оештырган Голнара Гаптелманнафовнага рәхмәтләр әйтеп аерылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International