Бүген Алан авылы клубында “Ел укытучысы-2015” конкурсының муниципаль этабы финалы үтте. Анда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән математика укытучысы Замалутдинова Айгөл Рауфовна катнашты. Ул “Комбинаторик мәсәләләр чишү” темасына мастер класс үткәрде.