Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб мөдире Татьяна Романова һәм китапханәче Лидия Петрова 2 март көнне авылда яшәүче тыл ветераннарының өйләренә йөреп, хәлләрен белешеп йөрделәр. Бүгенге вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Шуларның берничәсе: Чернов Николай белән Мария түти. Бүгенге көндә Николай дәдәй тормыш иптәше Мария түти белән рәхәт, матур, мул тормышта яшиләр. Өлкәннәрнең әлеге очрашудан күңелләре булып, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.