Математика, химия , физика укытучылары өчен утырыш үткәрелде.

2015 елның 3 марты, сишәмбе

   3 март көнне  Олы Мишә урта мәктәбендә төгәл фәннәр методик берләшмә җитәкчесе - Муллахметова Әлфирә Рәшитовна җитәкчелегендә математика, химия , физика укытучылары өчен  утырыш үткәрелде. Әлфирә Рәшитовна  утырышта “Бердәм дәүләт имтиханнарына  укучыларны  психологик  яктан  әзерләү” дигән темага  чыгыш ясады. Укытучылар   укучыларны БДИ га   әзерләүдәге   эш алымнары белән   уртаклаштылар.   Утырышта математик юл белән мәсьлә чишү алымнарына өйрәнелде. Шулай ук  утырышта  яшь укытучы Хазиева А.Я. да катнашып, үзенең фикерләрен җиткерде. Соңыннан   Әлфирә Рәшитовна  БДИ буенча яңалыклар белән дә таныштырды. Яңалыклар белән  ТatCenter.ru. порталында танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International