Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 2 март көнне Әбде урта мәктәбендә ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде.

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 2 март көнне Әбде урта мәктәбендә  ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде.Район башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды.Шулай ук котлау сүзләрен Теләче районы  ветераннар советы җитәкчесе Газизов М.М.,Ак барс банкы өстәмә офисы җитәкчесе Муртазин Ф.А. һәм Әбде авылы ветераннары советы җитәкчесе Степанов К.Н. та җиткерде.Укучылар ветераннарга авыл мәдәният йорты белән берлектә әзерләгән концерт тамашасын күрсәттеләр.Концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен Бөек Ватан сугышы ветераны Никитин П.П.җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International