Теләче урта мәктәбенең 10 а сыйныфы укучысы Андрей Ершов 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашты.
2015 елның 3 марты, сишәмбе
Теләче урта мәктәбенең 10 а сыйныфы укучысы Андрей Ершов 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашты. Андрей 50 кг кадәр авырлыктагы егетләр арасында беренчелекне яулады һәм Чемпион исеменә лаек булды. Андрей киләчәктә Болгариянең София шәһәрендә узачак Европа беренчелегендә Россия данын яклаячак.Аннан соң Малайзия башкаласында узачак дөнья беренчелегендә катнашачак.Андрейны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!