3 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ язучыларыбыз Рашат Низамиевка 65 яшь, Нурислам Хәсәновка 74 яшь тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгать “Якташ язучыларыбыз иҗаты” исемле китап күргәзмәсеннән башланып китте. Күргәзмәгә язучыларның төрле чорларда иҗат иткән әдәби әсәрләре һәм шигырьләре урнаштырылды, китапларга күзәтүләр үткәрелде. Китапханәче язучыларның тормыш юллары,иҗатлары белән таныштырды. Соңыннан балалар өйләрендә укырга китаплар алдылар.