Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә "Яңа ФГОСка күчү шартларында заманча дәрес проектлаштыру" дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының куст методик берләшмәсе утырышы булып үтте.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә "Яңа ФГОСка күчү шартларында заманча дәрес проектлаштыру" дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының куст методик берләшмәсе утырышы булып үтте. Берләшмә җитәкчесе Гарипова Г.З. башлангыч сыйныфлар укытучылары белән заманча дәрескә куела торган таләпләр,дәресләр үткәрүдә булырга мөмкин  җитешсезлекләр,заманча дәреснең төп компонентлары, дәреснең технологик карталарын төзү  буенча "Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты"ның методик рекомендацияләре белән таныштырды, технологик карталарның шаблоннарын тәкъдим итте.
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International