3 нче март көнне Шармыш авылында яшәүче Башкирова Валентина Андреевнага 95 яшь тулды.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

3 нче март көнне Шармыш авылында яшәүче Башкирова Валентина Андреевнага 95 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин һәм Үзәк авылы җирлеге башлыгы Вальтр Котников тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар  Валентина Андреевнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International