Безнең укучыларыбыз спортның күп төрләре белән кызыксыналар. 4 март көнне Олы Мишә урта мәктәбе филиалы Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә 3-4 сыйныф укучылары арасында шашка уены буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта бары тик малайлар гына көч сынашты. Нәтиҗәдә беренчелекне 4 сыйныф укучысы Сәхәбиев Камил яулады. Икенче һәм өченче урыннарны шул ук сыйныф укучысы Вәлиев Рамил, 3 сыйныф укучысы Зәйнуллин Айзат бүлештеләр. Алга таба да аларга уңышлар телик.