Китап күргәзмәсе төзелде.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

     4 март көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы М. Әхмәтгалиевның 95 еллык юбилеена багышланган, “Шат балалык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

     Талантлы яшь язучы - фронтовик Мөхәммәт Әхмәтгалиев - яу кырында шәһит киткән миллионнарның берсе.

     Күргәзмәдә китап укучылар язучының иҗаты һәм автобиографиясе белән таныштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International