"Бер рәхәтнең мең михнәте" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
1 март наркомания һәм наркобизнезка каршы көрәш көне. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә яшьүсмерләр белән "Бер рәхәтнең мең михнәте" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә авыл фельдшеры Шавалиева И.Х. катнашты. Яшьләр безнең җәмгыятьнең иң кирәкле шәхесләр булуын, киләчәгебезнең алар кулына калачагын ассызыклап китте. Замана өчен наркоманиянең нинди куркыныч афәт булуы турында сөйләде.  Яшьләргә бу афәттән ерак торырга кирәклеген аңлатты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International