XXI Идел буе фәнни-экологик конференциядә катнашты.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Исламов Фаил (фәнни җитәкчесе Ибраева Р.З.) 26-27 февраль көннәрендә А.М.Терентьев исемендәге укучыларның XXI Идел буе фәнни-экологик конференциядә катнашты. Ул "Макса елгасының 70 ел элек һәм хәзерге экологик хәле" дигән темага фәнни-тикшеренү проекты белән чыгыш ясап, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм кыммәтле бүләкләре белән бүләкләнде. Фаил ирешкән уңышлары өчен Теләче администрациясендә дә билгеләнеп үтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International