Математикадан ачык дәрес.

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең беренче категорияле математика укытучысы Галимҗанова Г.Ә. 6 нчы сыйныфта математикадан "Саннарны кушу һәм алуга аңлатмалар" темасына физика- математика циклы фәннәре методик берләшмәсенә кергән укытучылар каршында ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучыларның эшчәнлеге, белем алуга омтылыш формалаштыру ысуллары,  заманча структуралар, бер- берсен алмаштыра торган логик операцияләрне күрергә мөмкин булды. Дәрескә үзанализ һәм мәктәп директоры,югары категорияле математика укытучысы Әхмәтҗанова Н.Н.  тарафыннан анализ ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International