3 март көнне Үзәк балалар бакчасының уртанчылар һәм икенче төркеме балалары Үзәк урта мәктәбе музеена бардылар.
Үзәк урта мәктәбе музеенда Бөек Ватан сугышына багышланган экспонатлар шактый күп. Мәңгелек ут, сугыш чоры техникасы, фронтовик хатлары, сугыш көннәрен тасвирлаган фото- рәсемнәр һәм башка бик күп экспонатлар балаларга үткән сугыш чорын күзалларга ярдәм итә. Музейда балаларга сугыш китергән авыр вакытлар турында сөйләнде. Фронтовиклар үзләрен җәлләмичә, ил өчен көрәшеп, җиңүләре турында аңлатма бирелде. Шулар арасында безнең авылдашлар, бабаларыбызныңда сугышта катнашкан өлеше гаять зур. Аларга багышланган стендны да балаларга күрсәтеп, әңгәмә үткәрелде.