Ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан 4 март көнне Айдар башлангыч мәктәбендә ветераннарга медаль тапшыру тантанасы үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Фәтхуллин А.Г ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды. Шулай ук котлау сүзләрен Теләче районы  ветераннар советы җитәкчесе Газизов М.М., халыкка социаль хезмәт күрсэтү бүлеге директоры МуртазинН.А., халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф.М. һәм Айдара выл җирлеге башлыгы Хасаншин Булат Хайрулловичта җиткерде. Укучыларветераннарга авыл мәдәният йорты белән берлектә әзерләгән концерт тамашасын күрсәттеләр. Концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен  сугышы ветераны Зайнуллина Таскирә апа әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International