Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Гаилә бәйрәме”.

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен  4 март көнне "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Чара барышында 2,3 сыйныф укучыларының әти-әниләренә каршы 4 сыйныф укучыларының әти-әниләре ярышты. Ярышларда алар мәкальләр әйтү, табышмаклар чишү, төрле педагогик ситуацияләрдән чыгу, "Үз балаңны таны" уены, "Кем күп белә", бишек җырлары буенча көч сынаштылар. Кичә ахырында уенда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды, чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International