Сугыш.. Адәм балаларының каны елга булып аккан дәһшәтле еллар...

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Сугыш..  Адәм    балаларының    каны     елга   булып     аккан    дәһшәтле    еллар... Ил      өстенә  килгән кешелексез  сугыш  бу    чор     балалары     күңелендә    дә    мәңгелек     яралар     калдырды.  Ул яраларның мәңге төзәләсе юк. Без тыныч  һәм бәхетле тормышта яшибез. Без моның өчен сугыш ветераннарына, тыл батырларына, сугыш чоры балаларына рәхмәтле. Урта Мишә авыл китапханәсе  " Бөек Җиңүнең 70 еллыгы “ уңаеннан өлкәннәрнең өйләренә барып китапханә хезмәте күрсәтү максатында  "Һәр  өлкәнгә – рухи юл" дип исемләнгән акция игълан итте. Шул акция кысаларында 5 март көнне өлкәннәрнең өйләренә барып китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International