5 март көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, якташ язучыбыз Рашат Низаминың 65 яшьлек юбилее уңаеннан «Якташ – язучыбыз исеме белән туган ягымны данлыйм» дип исемләнгән әдәби сәгать булып үтте.

2015 елның 6 марты, җомга

     5 март көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, якташ язучыбыз Рашат Низаминың 65 яшьлек юбилее уңаеннан «Якташ – язучыбыз исеме белән туган ягымны данлыйм» дип исемләнгән әдәби сәгать булып үтте. Әлеге чара урта яшьтәге мәктәп балалары өчен үткәрелде. Барлыгы 10 кеше катнашты. Балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закирова балаларны презентация ярдәмендә Рашат Низаминың биографиясе белән таныштырды.

    Соңыннан материалны ныгыту максатыннан Р. Низаминың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Шулай ук аның да биремнәре экранда күрсәтеп барылды. Балалар бик теләп сорауларга җаваплар бирделәр. Чара ахырында тема буенча күзәтү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International