Баландыш авылы мәдәният йортында авылыбызның “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар кунакта булдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан алар авылыбызның тыл ветераннары турында, инде бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарының фотоларын карап үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Информацион – әңгәмә ахырында балалар сәхнәдә “Тынычлык җыры”н җырладылар.