Тиздән 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җитә. Ә бәйрәмнәр бүләксез үтми. Әниләр өчен баланың үз кулы белән ясалган бүләктән дә кадерлерәк бүләк юктыр. Безнең Иске Җөри балалар бакчасында 8 Март бәйрәменә әзерлекләр башланды. Без балалар белән бергә әниләргә һәм әбиләргә кәгазьдән чәчәк бәйләме ясадык. Балалар бик тырыштылар һәм ясаган бүләкләре үзләренә бик ошады. Әниләргә һәм әбиләргә бүләкләребез бик ошар дип уйлыйбыз.