Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Безнең Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында бүген "Әнием - күз нурым" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрен, дәү әниләрен, әбиләрен шигъри юллар, җыр, бию аша якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм әниләр һәм балалар белән бергә уеннар уйнау белән үрелеп барды. Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган бәйрәм открыткаларын кадерле кешеләре - Әниләренә тапшырдылар. Нәниләрнең күп төрле һөнәрләргә өйрәнеп чыгыш ясаулары Әниләргә хуш килде. Үзенчәлекле бәйрәм кичәсе үткәргән өчен Әниләр барлык бакча хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калдылар.Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.