5 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З.Г һәм мәдәният йорты директоры Гимранова Г.Х укучы кызлар белән авырту тыл ветераннарының өйләренә бардылар. Аларның хәлләрен белделәр, 16 мартта медаль бирергә килүләре турында хәбәр иттеләр, ветераннарның килә алулары , килә алмаулары белән кызыксындылар. Садыкова Фәүзия апа сугыш чорында үзләренең нәрсәләр эшләгәннәрен, ниләр күргәннәрен кыскача сөйләп үтте. Ул арада кызы табын әзерләп өстәл артына чакырды. Мәдәният хезмәткәрләре дә буш килмәделәр. Барлык ветераннарга да кечкенә генә күчтәнәчләр өләштеләр. Шушы әз генә игътибарга да ветераннарның күңелләре булды.