Кичә Иске Җөри урта мәктәп базасында Татарстан Республикасы укучыларының бадминтон буенча Х Спартакиадасының муниципаль туры булып узды. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм хәзерге тормышның тискәре якларыннан арынып тору - бу ярышның төп бурычы булып тора. Спартакиадада 1999-2001 елгы укучылар көч сынашты. Ярышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылды. Ярышат Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. 10 сыйныф укучысы Мифтахова Алия призлы II урын яулады. Командалар нәтиҗәсе буенча мәктәп III урынга чыкты. Афәрин, укучылар!