5 нче март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары өчен "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Кичәнең беренче өлешендә әниләр кызлар белән ике командага бүленеп көч сынаштылар. Ярышлар бик күңелле генә үтеп китте, ике команда да "Визитная карточка", "Иң тапкыр һәм зирәк", "Кем тизрәк", "Бию остасы", "Үз балаңны таны", конфет җыю, шар кабарту, "Әнием, кадерлем" әниләргә багышланган җырлар кебек конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Икенче өлештә дискотека һәм чәй эчү оештырылды. Малайлар әниләренә һәм классташ кызлырына бүләкләр тапшырдылар.