Районыбызда бүгенге көндә алны – ялны белмичә намус белән хезмәт итүче чын хезмәт кешеләре арасында хөрмәткә лаек гүзәл затларыбыз да бар.

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә яшәү чыганагы,

Тормыш яме – гүзәл, хатын – кыз!

Районыбызда бүгенге көндә алны – ялны белмичә намус белән хезмәт итүче чын хезмәт кешеләре арасында хөрмәткә лаек гүзәл затларыбыз да бар. Алай гына да түгел, хатын – кызларыбыз барлык эш – мәшәкатьләрдән тыш  йөзек кашы күк сәхнә бизәге булырга, иҗатка да вакыт табалар. 7 – март көнне район мәдәният йортында узган  “ Дөньянын  бөтен барлыгы  хатын – кызларда” , дип исемләнгән бәйге шунын ачык мисалы булды. Төрле номинацияләрдә көч сынашып

Найлэ Галимзянова – « Иң сөйкемле» ;

Руфия Муллахметова – «Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы»;

Алсу Жиханшина – « Иң тапкыр»;

Алена Шамсиева – « Иң оста хуҗабикә»;

Зилэ Баева – «Иң талантлы»;
Лилия Нэжметдинова – «Замана хатын-кызы» исемнәренә лаек булдылар.
Бәйрәм кичәсе барлык тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International